8 июль көнне Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне үткәрелде. Тантана җиңү паркы мәйданында кич 19 сәгатьтә барлык район халкы катнашында үткәрелде. Кичәнең кунаклары Чирү авылыннан Салихов Назиф Әхмәтшәех улы һәм Салихова Альбина Мөдәрис кызы булдылар. Әлеге бәхетле гаилә парына ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева Россия Федерациясе оештыру комитетының бәйрәм уңаеннан грамотасын һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык “ өчен медален тапшырды. Әтәс авылында яшәүче Салихов Назиф Әхмәтшәех улы һәм Салихова Альбина Мөдәрис кызы 1981 елнын 19 нче июнендә гаилә корып, үрнәк гаилә булып, 33 елдан артык тату гомер кичерәләр. Гаилә башлыгы Назиф Әхмәтшәех улы 37 ел буена хуҗалыкта сөт машинасында эшли. Ә Альбина ханым терлекчелектә хезмэт куя. Бу гаиләнең ин яраткан шөгыле – ул атлар. Альбина Модәрис кызы күп еллар буена Сабантуенда ат чабышында беренчелекне бирми. Бәхетле гаилә 3 бала тәрбияләп үстергән. Олы кызлары Миләушә тормыш иптәше белән Әлмәт шәһәрендә яши. Ике уллары Назим һәм Наиль әти- әнисе белән бергә. 81 яшьлек әтиләре дә бүгенге көндә алар тәрбиясендә. Әлеге бәхетле гаилә эштә дә, тормышта да гел бергә. Авыл халкы алар турында иң яхшы фикердә.
Хөрмәтле Назиф Әхмәтшәех улы һәм Альбина Мөдәрис кызы! Сезне зур бүләккә ия булуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә сезгә матур гаилә булып, авылдашларыгызның ихтирамын тоеп гомер кичерергә язсын!
Тантанада шулай ук 50 ел бергә гомер кичергән, шушы көннәрдә үзләренең алтын туйларын билгеләп үткән юбилярларыбыз котланды. Алар:
1. Шәехов Рифкать Шәех улы һәм Шәехова Рәсимә Мирзашарип кызы - Күҗәкә авылыннан;
2. Анамов Сәгыйрь Закирҗан улы һәм Азгамова Асия Каюм кызы - Такталачык авылыннан;
3. Валиев Флус Хәлим улы һәм Вәлиева Гөлзахира Салих кызы – Татар Ямалысы авылыннан.
Әлеге парларга район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева район Башлыгының рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Кичә мәдәният хезмәткәрләренең җыр-биюләренә уралып барды.