Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Минзәлә районы Аю авылы мәдәният йортында гаилә көненә багышланган зур бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмгә 65 ел бергә гомер итүче Гатауллин Хәсән һәм Гөлҗәннәт гаиләсе, 45 еллык гомер стаңы булган Илгизәр һәм Әнисә Фарраховлар гаиләсе һәм әле яңа гына гаилә корган Булат һәм Альбина Кәримовлар гаиләсе чакырылган иде. Ә Миннеилҗдархан һәм Луиза Хантимеровлар «Мәхәббәт һәм тугрылык» медали белән бүләкләнде. Тантанада район Советы аппарат җитәкчесе Роза Салдаева, ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова катнашты. Юбилярларны котларга аларның балалары, туганнары, дуслары һәм авылдашлары җыелган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International