8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Икенче төрле аны гаиләдә тугрылык, бердәмлек, бәхет идеаллары булып саналган изге Петр һәм Феврония Муромскийлар көне дип тә атыйлар.
Әлеге бәйрәм ХIII гасырда яшәгән муром кенәзе Петр һәм аның хатыны Феврония хөрмәтенә барлыкка килгән. Христиан динендәгеләр әлеге парны гаилә иминлеген саклаучылар дип саныйлар. Риваятьләр буенча алар бер көнне 1228 елның 25 июнендә (яңача 8 июль) вафат булганнар. Аларның төрле җиргә куелган гәүдәләре могҗиза белән бер табутта булып чыга. Шуннан соң аларны изгегә саный башлыйлар.
Әлеге бәйрәмнең символы - ромашка чәчәге.
Бу бәйрәмдә милли традицияләрне, гаилә кыйммәтләрен саклауга зур игътибар бирелә.
50 ел бергә тату гомер итүче Селезневлар өчен дә гаилә зур кыйммәткә ия. Валентин Петрович Ташкент хәрби училищесын тәмамлаган, ул гомере буе Чирмешән хәрби комиссариатында эшли. Людмила Вячеславовна Ульяновск педагогия институтын бетереп, физика һәм математика укыта. Селезневлар ике ул үстерәләр. Хәзер инде аларның 5 оныклары һәм 2 оныкчыклары бар. Алар райондагы үрнәк гаиләләрнең берсе.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районда яңа гаилә дә барлыкка килде. Рафаэль һәм Надежда Әхмәдуллиналар бу көнне законлы никахларын теркәделәр. Аларны Алтын туйларын билгеләп үтүче Селезневлар да котлады. Яшь пар исә Селезневларга соклану белдерделәр.