Сарман муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Мәхәббәт, тугрылык , татулык билгеләре элек-электән ныклы гаилә нигезе булып санала. Шундый үрнәк гаиләләр бу кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерә, матур яшәү өлгесе итә.

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Кәүҗияк мәдәният йортында “Пар канатлар” исеме астында зур тантана узды. Анда 50 ел бергә  тату гомер кичергән матур парлар хөрмәтләнде. Рәхилә һәм Әүхәт Ситдыйковлар, Нәкыя һәм Сәлимҗан Дәүләтшиннар үрнәк тормыш итеп, авылдашлары, райондашлар ихтирамын яулаган гаиләләр. Быел Көмеш туйларын уздырган, тату матур гомер кичергән Кәүҗияк авылында яшәүче Рузилә һәм Айрат Сәхбетдиновларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды.

Юбилярларны район, авыл җирлеге җитәкчеләре, якыннары, балалары тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр, матур җырлар, биюләр алар хөрмәтенә башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International