Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүнең үзенчәлекле өлеше - 25 һәм аннан күбрәк ел торган, гаилә нигезенең ныклылыгы белән ватандашлары арасында дан казанган, уртак хезмәт белән иминлеккә ирешкән һәм балаларын лаеклы җәмгыять әгъзалары итеп тәрбияләгән гаиләләрне “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләү.
Бүген Татарстан Республикасының күпчелек районнарында Татарстанның үрнәк гаиләләренә медаль тапшыру тантаналары узды инде, ә калган районнарда масштаблы чаралар кич белән узачак.
Барлыгы республикада 70 комплект “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылачак.