Бәйрәмдә икенче балалары туган 8 гаилә катнашты. Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында Казан шәһәренең Мәскәү районы Пенсия идарәсе начальнигы Юрий Нехорошков, “Автоградбанк” вәкиле Ксения Олокина катнашты. Тантанада яшь ата-аналарга бик күп матур җылы теләкләр әйтелде. Казан шәһәренең 339 нчы номерлы балалар бакчасына йөрүче талантлы кыз Ландыш Аскарованың концерт номеры бәйрәмгә ямь өстәде.
Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә 200 нче балага туу турында таныклык бирелде. Ленар һәм Ландыш Мингазовлар гаиләсендә өченче бала туды. Гаиләдә инде ике ул үсеп килә. Балага әти-әниләр Самир исеме кушты.
2015 елның 16 октябрендә “Казан дәүләт мәдәният институты” концертлар залында 2 нче республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Биредә җыелучылар гаилә кыйммәтләрен саклау турында фикер алыштылар.