ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2015 ел
шимбә

21 нче октябрь көнне Кама Аланындагы “Чулман-Су” мәдәният үзәгенең Йолалар залында 14 яшьлек үсмерләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

        2015 елның 24 октябрь көнендә Тубән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә яңа туган балага исем кушу тантанасы уздырылды. Архиповлар гаиләсе сабыйны тантаналы теркәү һәм туган илебезгә малай бүләк иткән ата-ананы хөрмәтләү өчен җыйналды. Валерий һәм Светлана  уз баланың дөньяга килүен, бик тә шатланып, зарыгып көтеп алдылар.

23
октябрь, 2015 ел
җомга

Актаныш районы Актаныш авылыннан сугыш ветераны Сагбиев Садри Сахби улы 95 яшь тулу уңаеннан  котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев  тапшырды.

2015 елның 21 октябрендә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең чираттагы коллегия утырышы үткәрелде.

Чөнки шушы көн кәләшнең туган көненә туры килгән. Яшьләр Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә язылышачак. 

       Шунысы куаныч 74 бала күп балалы гаиләдә туды. Мәсәлән, Яңа Ибрай авылыннаң Глюмовлар гаиләсендә дүртенче бала дөньяга килде. Ә октябрь аенда Загидуллиннар гаиләсендә Сара исемле кыз жиденче бала булды.

23 октябрь көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның алтынчы  пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Табылдиевлар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти - әни бәләкәчләргә Азиза һәм Фаиза  дигән исемнәр бирделәр.

22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 22 октябрендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2500-нче бала туу турында акт теркәлде. Ул 17 октябрьдә Нефедовлар Дмитрий Александр улы һәм Наталья Константин кызы гаиләсендә туган борынгы яһүд теленнән “коткару” дигән мәгънәгә ия булган Елисей исемле малай булды.

Миннигалямова Елена Яков кызы инде менә 5 ел Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлеге мөдире эшен бик намуслы башкара. Ул үзенең  тырышлыгы, тәвәкәллеге һәм сабырлыгы белән коллективның ышанычын һәм хөрмәтен яулады.

22 октябрь көнне Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе Мәллә-Тамак авылында гомер итүче Карамуллина  Мосалия Карамулла кызын олы юбилее – 100 яшь тулу белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International