Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсенең коллегия утырышында катнашуы

2015 елның 23 октябре, җомга

2015 елның 21 октябрендә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең чираттагы коллегия утырышы үткәрелде. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Г.Р. “Әлмәт муниципаль районында  гаиләне ныгыту, аны саклап калу өчен социаль-мөһим чараларның гамәлгә ашырылуы” дигән доклад белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул ГХАТ идарәсенең 9 ай эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, туу һәм үлү турында актларына, сонгы 10 ел эчендә язылышу һәм аерылышу турында теркәлгән актларына чагыштырмача анализ китерде, ГХАТ идарәсендә гаилә кыйммәтләрен ныгыту, аларны саклап калу, гаилә уңышсызлыкларын җиңеп чыгуга юнәлтелгән чараларны аеруча ассызыклап үтте.

          ГХАТ идарәсе белгечләре 40 ел бергә гомер итүче Газизовлар Азат Рәүф улы һәм Гөлнур Миннемулла кызының рубин туйларына багышланган тантана үткәрде.

          Әлмәт муниципаль районы Сөләй авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ахмадишина Рамилә Рим кызына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсеннән Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International