Без – Россия гражданнары!

2015 елның 24 октябре, шимбә

21 нче октябрь көнне Кама Аланындагы “Чулман-Су” мәдәният үзәгенең Йолалар залында 14 яшьлек үсмерләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

Яшүсмерләр көй һәм көчле алкышлар белән залга керделәр. Биредә аларның әти-әниләре һәм мәртәбәле кунаклар җыелган иде. Бәйрәмне Кама Аланы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Әлфия Хаппанова алып барды. Россия федераль миграция хезмәтенең  Түбән Кама бүлеге  инспекторы Людмила Соловьева яшьләргә документларны имзалауда ярдәм итте. Кама Аланы башлыгы урынбасары Татьяна Краснова исә, аларны бу тантаналы вакыйга белән тәбрикләп, уңышлар һәм хыялларының тормышка ашуын теләде. Шунысын да әйтергә кирәк, бәйрәм сәбәпчеләренә паспорт белән бергә, Россия Федерациясенең төп законы – Конституция  дә бүләк иттеләр.

         Әлеге тантана кысаларында барлыгы 10 яшүсмергә Россия гражданнары паспортлары тапшырылды. Алар Кама Аланы бистәсендә, шулай ук Сухрау, Югары Чаллы  һәм  Елантау  авыл җирлекләрендә яшәүчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International