ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Кәләш кулында туй букеты урынына кечкенә шпиц токымылдагы эт-кыз, ә кияү кулында шул ук токымлы эт-малай иде. Бу кечкенә йомшак йомгаклар төсләре буенча да кияү белән кәләшне хәтерләтәләр. Әкрен биюдә кәләш белән кияү һәм аларның, кәләш әйтүенчә “тормыш чәчәкләре” дә катнаштылар.


26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

      2015елның  26нче октябрендә Яр Чаллы шәһәрдә     ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 7 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Алексей Станислав улы Карпачёв – Станислав һәм Ольга Карпачёвлар  гаиләсендә туган икенче  бала.

Ниһаять, Мөслим ГХАТ бүлегендә 100нче бала теркәлде – Кадырова Лилиана Айрат кызы! Лилиана – Айрат һәм Ләйсәннең беренче балалары. Бәләкәч сәламәт, тәүфикълы, акыллы кыз булып үссен һәм әти-әнисенә һәрвакыт шатлык –бәхетләр генә китереп торсын!

2015 елның 26 октябрь көнендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә егет һәм кызларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды.

Октябрь аенда Тукай муниципаль районында “Супер әби” бәйгесе узды. Ярыш район күләмендә үткәрелде. Анда сигез әби көч сынашты. Барлык катнашучылар да төрле номинацияләргә  лаек булдылар. Районның  ГХАТ бүлеге “оныкларга иң бай әби” номинациясен игълан итте. Аңа  12 оныгы, 12 оныкчыгы булган 79 яшьлек  Асия апа Хасанова лаек булды.

       23 нче октябрь көнне Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында “Нефтехим” ААҖ Синтетик Каучуклар заводының юбилее узды.

Шуларның иң мөһиме – паспорт алу, үз илеңнең тулы хокуклы гражданины булудыр. Районыбызда 14 яше тулганнарга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә әверелде. 26 октябрь көнне район ЗАГС бүлегендә яшь гражданнарыбызга паспорт тапшырылды. Район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәр укучыга матур теләкләрен җиткезеп, укуда да,  хезмәттә дә сынатмауларын, районыбызның чын патриотлары булып үсүләрен теләде.Яшь балтачлыларга киләчәктә зурдан-зур уңышларга ирешүләрен телибез!


25
октябрь, 2015 ел
якшәмбе

Бу айда Мөслим районы ГХАТ бүлегендә гадәти булмаган парлар кавышты. Хәлиуллиннар – Нияз һәм Эльвира – фамилиядәшләр. Кәләшкә фамилиясен алыштырасы булмый. Бу гаилә киләчәктә күп кенә яшь парлар өчен үрнәк булыр һәм туу турында таныклык алырга әллә ничә тапкыр килер дип ышанып калабыз.

       Ютазы районы  Уруссу бистәсендә яшәүче Мария һәм Фәрхәт Садриевлар дөньяга күңелле һәм юмор белән карыйлар. Шуңа күрә аларга туй киемнәре сайлау да авыр булмаган. Иң әхәмияте- мәхәббәт бит!

24
октябрь, 2015 ел
шимбә

        24 октябрьдә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яшь әниләргә тантаналы төстә ана капиталына сертификат тапшырылды. Истәлекле көн белән аларны район пенсия фонды җитәкчесе Г.Х.Ахметова котлады. Бу көн әниләрнең күңелләрендә озак саклансын өчен, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, музыкаль котлаулар яңгырады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International