Алексеевск муниципаль районында паспортлар тапшыру

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

2015 елның 26 октябрь көнендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә егет һәм кызларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды. Истәлекле көн белән аларны район советы депутаты Ф.М.Сергеева,  яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Р.Б.Сулейманов, Алексеевск районы ФМС  бүлеге җитәкчесе С.В.Сквроцова котлады. Бу көн балаларның күңелләрендә озак саклансын өчен, аларга РФ Конституциясе һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International