Түбән Кама муниципаль районында СК заводы юбилее кысаларында хезмәт нәселләрен һәм яшь гаиләләрне хөрмәтләделәр

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

       23 нче октябрь көнне Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында “Нефтехим” ААҖ Синтетик Каучуклар заводының юбилее узды.

       Нәкъ 45 ел элек Түбән Камада беренче каучук чыгарыла башлый. Еллар узган саен завод җитештерү куәтен арттырып, яңадан-яңа үрләр яулый. Әмма, бу уңышлар артында гади халык көче тора. Тантана вакытында аларга рәхмәт сүзләре яудырылды.

       ГХАТ идарәсе начальнигы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова нәселләре белән оешмада хезмәт иткән Усачевлар һәм Кәлимуллиннар гаиләсенә Мактаулы актлар тапшырды. Нәкъ шушы гаиләләрдә һөнәргә мәхәббәт, белем, тәҗрибә һәм предприятие өчен горурлык хисе буыннан буынга кучеп килә.  

          Яшьләр дә СК заводының ныклы нигезе булып тора. ГХАТ идарәсе белгечләре тагын өч яшь гаиләне билгеләп үттеләр. Аларның язмышларын  нәкъ менә элеге завод бәйли.

         Эре оешмаларда хезмәт куючы үрнәк гаиләләрне  ГХАТ идарәсендә хөрмәтләү  инде күптән күркәм гадәткә әйләнде. Йола тантаналары йорты белгечләре фикеренчә, мондый бәйрәмнәр шатлык кына китереп калмый, иң мөһиме – Түбән Кама муниципаль районында гаилә институтын ныгытуда зур роль уйнаячак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International