Кайбыч районы мәдәният йортында республикада нәшер ителүче“Гаилә һәм мәктәп” журналының “Күркәм гаилә – 2015” Бөтенроссия күләмендәге проекты кысаларында оештырган, гаиләләргә дан җырлаучы бәйгесе үтте. Анда балалар үстерүдә үзләренә генә хас, буыннан-буынга күчеп килгән тәрбия алымнары булган, эш-шөгыльләре, үзара мөнәсәбелән башкаларга үрнәк күрсәтердәй гаиләләр катнашты.
Укучылар кияү һәм кәләш бүлмәсен карадылар, гариза үрнәкләре белән таныштылар, гаилә чараларына багышланган альбомны зур кызыксыну белән карадылар. Никахларны теркәү залында ГХАТ бүлеге җитәкчесе укучыларга ГХАТ системасының тарихы турында сөйләде, норматив документлар һәм ГХАТ тарафыннан күрсәтелә торган электрон хезмәтләр белән таныштырды, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
Тукай районы хатын-кызлары – Екатерина Сәгыйтова белән Надежда Жилаева авырлы вакытларында, ягъни өченче балаларының дөньяга килгәнен көткәндә үзенчәлекле фотосессия оештырырга уйлаганнар. Әлеге чара, чыннан да, бик искиткеч һәм матур килеп чыккан. Гүзәл ханымнарның әлеге адымын олы яшьтә дә бала табарга куркырга кирәкмәгәнлеген аңлатулары да аерым игътибарга лаек.
27 нче октябрь көнне Минзәлә шәһәрендә урнашкан Балалар иҗат мәктәбендә, 20 укучыга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды. Бу бәйрәмдә районыбыз прокуроры Ф.Э. Хафизов, миграция бүлеге җитәкчесе Г.А. Плотникова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.П. Куприянова, шәһәребез җитәкчесе Е.Ф. Сысоева, мәктәп директорлары, укытучылар һәм әти-әниләр катнашты.
Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә паспортлар тапшыру тантанасы үткәрелде. Әлмәт муниципаль районының 120 артык егетләре һәм кызлары кулларына иң мөһим докумен алып Россия Федерациясенең тулыхокуклы гражданнары статусына ия булдылар.
2015 елның 27 октябрь көнендә Балык Бистәсе районында яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.
Тыл ветераны Давлетова Фәһимә апага 95 яшь тулды. Аны котларга Тукай районы администрациясе башлыгы урынбасары Люция Хаковна, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Зарипов Галимҗан Сәитҗан улы һәм башка кунаклар. Фәһимә апага котлау сүзләре әйтеп, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.
26 октябрьда Баулы районы ГХАТ бүлегендә яңа туган баланы тантаналы рәвештә теркәү чарасы узды. Әлеге көндә 4 ул тәрбияләүче Ринат Рәдиф улы һәм Гөлназ Ирек кызы гаиләсендә көтеп алган кыз туды, аңа Сәфинә дигән исем бирелде.