"2015 елның 9 ай эчендә ТР дәүләт хезмәтләр Порталының эшчәнлеге турында" брифингы

2015 елның 27 октябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева катнашында брифинг булып узды.

Министр
дәүләт хезмәтләр Порталының 2015 елның 9 ай эчендәге эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

А.Р.Шәвәлиева гаилә теркәүгә камилләштерелгән электрон гариза бирү мөмкинлеге турында сөйләде.

Хәзер әлеге хезмәтне тулысында электрон рәвештә алып була. Яңа версия буенча гаилә теркәргә уңайлы көнне һәм вакытны сайлап, дәүләт пошлинасын түләп, гаризане тулысынча электрон рәвештә биреп була. Димәк, ЗАГС бүлегенә барып кагәзъ экземплярга кул кую мәҗбүри түгел. Ләкин бер шарт бар: кулланучының электрон имзасы булырга тиеш.

Электрон имзаны өйдән чыкмыйча гына Россия Федерациясенең бердәм хезмәтләр порталы аша алып була. Моның өчен Порталда теркәлеп, тиешле мәгълүматларның тикшерү үткәнен көтәргә кирәк. Уртача теркәлү вакыты 20ләп минут вакыт ала. РФ дәүләт хезмәтләр Порталы логины һәм серсүзе гади электрон имза булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International