Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә паспортлар тапшыру тантанасы үткәрелде. Әлмәт муниципаль районының 120 артык егетләре һәм кызлары кулларына иң мөһим докумен алып Россия Федерациясенең тулыхокуклы гражданнары статусына ия булдылар.
Тантанада Бута авыл җирлеге депутаты, район Советы каршындагы Яшьләр палатасы җитәкчесе Искәндәр Самигуллин, Әлмәт муниципаль районы буенча миграция бүлеге инспекторы Гөлназ Гумерова, балалар һәм яшьләр идарәсе җитәкче урынбасары Юлия Истомина яшь гражданнарны котлап иң изге теләкләрен юлладылар.
Паспортларны тапшыру тантанага килүчеләр соңыннан фотога төштеләр, үзләренең тәясирләре белән бүлештеләр. Б вакыйга, әлбәттә, балалар тормышында истәлекле булып калачак.