2015 елның 27 октябрь көнендә Балык Бистәсе районында яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны астында 22 балигъ булмаган яшьләргә дәүләт документы тапшырылды. Һәрбер дәүләт гражданы өчен бу мөһим вакыйга, чөнки паспортлы булу илебез алдында булган бурычларны тугъры үтәү дигән сүз.
Тантаналы чарада яшьләр генә түгел, аларның әти-әнисе дә теләп катнашты. Һәрберсен аерым тәбрикләп, киләчәктә үз илләренең лаеклы гражданнары булуын теләп, ТП УФМС җитәкчесе Әлфия Альмухаметова, паспорт тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина яшьүсмерләрне тәбрикләп, истәлекле бүләкләр белән бүләкләде.
Тантаналы чара азагында районыбызның мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы дәвам итте.