Тукай районы хатын-кызлары – Екатерина Сәгыйтова белән Надежда Жилаева авырлы вакытларында, ягъни өченче балаларының дөньяга килгәнен көткәндә үзенчәлекле фотосессия оештырырга уйлаганнар. Әлеге чара, чыннан да, бик искиткеч һәм матур килеп чыккан. Гүзәл ханымнарның әлеге адымын олы яшьтә дә бала табарга куркырга кирәкмәгәнлеген аңлатулары да аерым игътибарга лаек.
Белгечләр әйтүенчә, олы вакытта тапкан балаларның уйлау, фикерләү сәләтләре югары була, аларның талантлары иртә ачыла. Монда психологик фактор уңай йогынты ясый – бала ата-ана назын күбрәк ала, аерым зур игътибарга дучар була. Шулай ук мондый ата-аналар баланың иҗади, рухый, акыл сәләте үсешендә дә активлык күрсәтәләр. Гомумән, олы яшьтә бала табуның уңай сыйфатлары аеруча да күп. Оештырылган фотосессияне моңа карата чакыру буларак кабул итәргә кирәк.