ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Аларның гаиләсе нәкъ менә ярты гасыр элек барлыкка килә, 1965 елның 20 октябрендә аларны ир белән хатын дип игълан итәләр. Бу көзге көн аларны тантаналы вакыйга белән сөендерә.

  Азнакай ЗАГС бүлегендә Гыймаева Лена Мөхтәр кызы “Пар канатлар” клубында кавычак парларның әти -әниләре белән  әңгәмә уздырды.Аларга ул үзенең киңәшләрен җиткерде.

29 нче октябрь көнне, Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме алдыннан Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә танатаналы рәвештә туу турында таныклыклар, ана (гаилә) капиталына сертификатлар һәм 14 яше тулган РФ гражданнарына паспортлар тапшыру оештырылды.

2015 нче елның  29 нчы октябрендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тапшыру тантанасы узды.  Залда утыручы бәхетле  гаиләләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова тәбрикләде, аларнын  гомергә бергә мәхәббәттә, бәхеттә һәм куанычта яшәүләрен  теләде.

Спас районы Болгар шәһәрендәге 1нче мәктәп базасында “Гаилә һәм мәктәп” ата–аналар клубының беренче утырышы булды.

   Биектау районың “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы халкыбызның күркәм гадәт-йолаларының яңаруы өстендә күп эш алып бара. Шушы көннәрдә үзек мәданият йортында “Килен токмачы” конкурс-бәйрәм уздырылды. Экранда татар халкының туй йолалары турында фильм күрсәтелде.

29 октябрь көнне ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Виктор Кузьмич һәм Людмила Михайловна Гусельщиковларның гаилә тормышы юбилее тантанасы булып узды. Алар “Вакыт үтәли мәхәббәт” юбилей альбомына үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Виктор Кузьмич белән Людмила Михайловнаны ихлас күңелдән алтын туйлары белән котлый. Аларга корычтай сәламәтлек, озын гомер телибез.

    ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Ютазы районында 60 ел бергә яшәүче  Виктор Максим улы һәм Таисия Василий кызы Дунаевлар гаиләсен  матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Тормыш юлыннан озак еллар бергә атлаганда,бер-берсенә булган йөрәк җылысын аклап кала алган бу матур парга бүләк һәм чәчкә букеты тапшырылды.

Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә  график буенча авыл җирлеге сәркәтибе  хезмәткәрләрен АИС ЗАГС WEB программасының яңа версиясендә эшләргә өйрәтү дәвам итә. Өстәмә өйрәнүнең максаты – сәркәтипләрне тиз арада программага ияләшүләре һәм ялгышсыз акт язмаларын тутырырга өйрәтү.


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 25 октябрь көнендә  ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Таҗиевлар Минсагит Имаметдин улы белән Римма Рәшид кызы гаиләсенең тууына 50 ел тулу уңае – Алтын туй тантанасы уздырылды. Моннан нәкъ 50 ел элек алар үзләренең никахларын Лениногорск шәһәрендә рәсмиләштерәләр. Шушы олы көннең истәлеге итеп юбилярлар почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар һәм күпсанлы җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре ишеттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International