Биектау район үзәк мәдәният йортында “Килен токмычы” конкурс-бәйрәм булып узды

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

   Биектау районың “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы халкыбызның күркәм гадәт-йолаларының яңаруы өстендә күп эш алып бара. Шушы көннәрдә үзек мәданият йортында “Килен токмачы” конкурс-бәйрәм уздырылды. Экранда татар халкының туй йолалары турында фильм күрсәтелде. Гаилә хәзинәләрен саклау, райондагы демографик вәзгыятьнең торышы турында рйонның ЗАГС бүлеге хезмәткәре чыгыш ясады. Бәйрәмдә Бетендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International