ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2015 ел
җомга

       Ирле – хатынлы Севастьянов Петр Алексей улы һәм Анна Николай кызы менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1965 елның 30 октябрь көне корып җибәргәннәр. Севастьяновларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган  борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча,  үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та алтын кешеләр.

 Болгар шәһәрендә пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп илле ел бергә яшәүче Хәтимә апа белән Мәүлетшәриф абый Гыймадиевларны белмәгән кеше юктыр. Алар өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныклары бар. Инде оныкчыклары да үсеп килә.

Һәр елны 30 октябрь  илебездә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне сәяси репрессияләрдә һәлак булган һәм җәфа чиккән кешеләр истәлегегенә, исән калганнар хөрмәтенә төрле чаралар  үткәрелә.

. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин атналык киңәшмәдә җитәкчеләр алдында бу мөһим мәсьәләне күтәреп, игътибарны гаиләләрне саклауга юнәлдерергә чакырды. Редакциябездә уздырылган түгәрәк өстәл артында белгечләр белән без дә элекке гаилә кыйммәтләрен ничек кайтарырга дигән сорауга җавап эзләдек.

2015 елның 29 октябрь көнендә Әдил исемле кечкенә егетне тантаналы рәвештә бабалар тудыру йортыннан алып чыктык.

Күптән түгел генә тыл ветераны Екатерина Сарсадских 90- яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мондый зур вакыйга белән котларга аны Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Салават Гыймранов һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе Миңнегөл Муллахмәтова килделәр. Кунаклар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район Башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлау хатларын, чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Октябрь аенда үзләренең “алтын” һәм “бриллиант”  юбилейларын билгеләп  үтүче 27 пар һәм аларның кунаклары Казан шәһәре ГХАТ бүлегендә бәйрәм тантанасында катнаштылар. Гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүче юбилярлар исеменә күп котлау сүзләре яңгырады.
2015 нче елның 29 октябрендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендү 4 нче пар игезәкләр, ягъни Тәтеш шәһәрендә яшәүче Марина һәм Александр Гурьяновлар гаиләсендә туган игезәкләрне теркәү үткәрелде.

Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның  12 мәктәп укучысына  тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.

Актаныш районы тыл ветераны Низамова Минненакия Сәхабетдин кызы 90 яшь тулу уңаеннан  котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International