Яшьләре йөздән арткан әби белән бабай аерылышырга килгән. “Нигә аерылышасыз?” – дип сорагач, бер-берсен яманлап киткәннәр болар. “Ни эшләп бу кадәр гомер бергә яшәдегез соң, элегрәк аерылышмадыгыз?” – дигәннәр. “Балалардан оялдык, алар үлеп беткәнне көттек”, – дигән картлар. Бу кызык та, кызганыч та мәзәкнең төбендә асыл бер хикмәт ята. Хәзерге яшьләр өйдә чак кына “савыт-саба шалтырау” белән аерылышырга торып чаба, балалар ярым ятим калганын уйлап та карамыйлар. Ә бит гаилә – җәмгыятьнең нигезе. Ул ныклы булса, җәмгыят тә ныклы була. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин атналык киңәшмәдә җитәкчеләр алдында бу мөһим мәсьәләне күтәреп, игътибарны гаиләләрне саклауга юнәлдерергә чакырды. Редакциябездә уздырылган түгәрәк өстәл артында белгечләр белән без дә элекке гаилә кыйммәтләрен ничек кайтарырга дигән сорауга җавап эзләдек.
Светлана Шакирова, ЗАГС бүлеге баш белгече:
– Аерылышуга гаризаны хәзер хөкемдарга кереп тормыйча, канцеляриядә генә калдыралар да, ир белән хатынны читтән торып аерып куялар, алар суд залына килмиләр дә. Законлы кәгазе булгач, без берни эшли алмыйбыз. Быел тугыз айда 134 парның аерылышуын шулай теркәдек. 8 парны үзара килешү буенча аердык. Сөйләшеп-көйләп, 7 парның никахларын саклап кала алдык. Шул 134 гаиләдә 115 бала ярым ятим калды. Алар нәрсә күреп үсә, нинди гаилә кора? Аерылышкан парларның күбесе суд карарын ала да, бергә яшәп ята. Яңадан балалар табалар, шуларга әти хокукын расларга киләләр. Яңа елдан соң дәүләт пошлинасын 30 мең сумга кадәр арттыралар дигән сүз чыккач, бар да аерылышуларын теркәргә ябырылды. Димәк, аларны матди як күбрәк кызыксындыра. Аерылышуның төп сәбәбе итеп бала, фатир юклыкны, эчүчелекне китерәләр. Шунысы кызык, хәзер ир эчә дип түгел, хатын эчә, өйдә тормый дип киләләр. Ата-аналар да бик нык катыша балалар мөнәсәбәтенә. Яшьләрдән алда алар балаларны аерыгыз дип таләп итә.
Шәһәрдә 3 айда 50 бала туган. Шуларның 40 ы – законлы никахтан. 31 бала никах теркәлгәннән соң 5-7 айдан туган, димәк бу мәҗбүри никах дигән сүз.