ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2015 ел
якшәмбе

Октябрь азагында Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 1000 нче баланың тууы теркәлде. Ул балага Милана исеме куштылар. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре баланың әти-әнисенә уңышлар, бәхет, сәламәтлек теләделәр.

Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 19-22 октябрьдә Татарстан юстиция Министрлыгы тикшерүе үтте. Тикшерү барышында хаталар табылмады.

            Николаевлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга – бала туу шатлыгы. Николай белән Таисия бала туганчы ук сорау туды, балага нинди исем кушарга. Исем кушу бик җаваплы эш, исем киләчәктә баланың язмышын белдерә. Никитаны туу белән яшь әтине ГХАТ бүлегең баш белгече Гөлназ Хамматова котлады.


31
октябрь, 2015 ел
шимбә
Агымдагы елның 29 нче октябрь көнендә Түбән Кама районы  ГХАТ идарәсендә шәһәребездә 2015 елда өч меңенче сабыйга булып туган исем кушу тантанасы булып узды. Кечкенә кыз тууы Фёдоровлар гаиләсенә шатландыргыч, истәлекле вакыйга булып утте. 
2015 елның 26  октябрь көнне Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсендә иҗади атмосферада тантана алып баручылары кастингы узды. Комиссияның уйлавы буенча, катнашучы кызлар татар һәм рус телендә бирелгән  текстларны укып,  никах теркәү белгече урынында булып, үзләрен сынап карарга тиеш иделәр. Әлеге бирем белән барысы да бик шәп итеп башкарып чыга алдылар. 
Хәзерге заманда гаилә роле бик зур әһәмияткә ия. Ә инде гаилә учагы җылысы, балаларның әти-әниләренә карата мөнәсәбәтләре, мәхәббәт һәм дуслык төшенчәләре аеруча карашка лаек. Ныклы гаиләләрдә бәхетле балалар үсүе, гореф-гадәтләрнең саклануы,  республиканың, һәм гомумән, илнең иминлеге турында сөйли.

30
октябрь, 2015 ел
җомга

      Мамадыш районының язылышу залында Зур кызыл йөрәк бар. Ул  Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланып, сугышка озаткан, сугыштан көткән яшь парларның, аналар, өлкәннәр, балалар мәхәббәтенең  символы булып тора. 

30 октябрь көнне Бөгелмә шәһәрендә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан Мемориалга чәчәкләр салу чарасы узды. Корбаннарның якты истәлеген саклап, ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге тантанада катнашты. Ул дәвернең дәһшәтен беләбез һәм тарихны саклыйбыз... Күгебез һәрчак аяз булсын, бар җирдә тынычлык хөкем сөрсен!

Әлмәт муниципаль районында «Семьеведение» курсы кысаларында 2015 елның 29 октябрендә 7, 10, 11, 12, 13, 25-нче мәктәп укучылары ГХАТ идарәсе белгечләре белән очраштылар. Югары сыйныф укучылары ГХАТ идарәсе эшчәнлеге, архив фондында сакланучы актлар китаплары белән таныштылар, гаилә кодексы буенча кирәкле һәм мөһим мәгълумат алдылар.

Баулы ГХАТ бүлегендә октябрь аенда 27 бала туу турындагы акт теркәлде. Шулар арасында 12 малай һәм 15 кыз.  Әти-әниләр кызларга  София, Сафия и Софья, малайларга Ислам дигән исемнәрне еш кушалар. Иң сирәк исемнәр булып Аиша, Сумая, Алан, Фархат тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International