ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе, фәнни-тикшеренү үзәге, фәннәр академиясе белән берлектә, туучылар санын арттыру максатыннан, авыл җирлегендә яшәүче ирләрдән сораштыру үткәрделәр: ни өчен өйләнмәүләре, киләчәккә планнары, авыл җирендә яшәргә калу-калмаулары.

3 ноябрь  көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Килди авыл җирлегендә  Васиннар  гаиләсе  Семен улы  Геннадий  һәм  Анатолий  кызы Людмиланың  55 ел бергә  матур, тигез гомер итүләрен,  зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Блиновлар гаиләсен ихлас күңелдән бриллиант туйлары белән тәбрик итә!

Чакырылган кунаклар арасында профессиональ визажистлар, парикмахерлар, модельләр әзерләүчеләр дә бар иде. Кәләшләр дөрес итеп күлмәк сайларга, фотога төшәргә өйрәнделәр, бик күп файдалы киңәшләр ишеттеләр.

Алар 60 ел бергә гомер итәләр. 

Габдулла абый белән Галия апа дүрт кыз һәм бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә алар балалары, оныклары, оныкчыклары хөрмәтен тоеп яшиләр.

Дүшәмбе көнне, Миллениум радиосы иртәнге эфирында,  «Электрон ГХАТ» темасына тапшыру булды. Турыдан-туры эфирда барган тапшыруда радитыңлаучылар ГХАТ идарәсенең казанлылар белән аралашу өчен электрон хезмәт күрсәтелүен белделәр.

      2015 елның 3 ноябрь көнендә Мамадыш муниципаль районының ГХАТ бүлегендә яңа туган балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы уздырылды. Николай һәм Наталья   баланың дөньяга килүен  бик тә шатланып, зарыгып көтеп алдылар.  Ата-ана  ир балага   Игорь исеме кушарга булдылар.

Тууны теркәү

2015 елның 10 ае эчендә 48040 туу турында акт төзелгән. Барлык туучылар санының 24123е – малай (50,2 %), 23917се – кыз (49,8 %).


2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

02 ноябрьдә Мөслим район Советы вәкилләре, район ветераннар советы рәисе, Урәзмәт авыл җирлеге башлыгынан торган район делегациясе, Мөслим районы Чишмә авылында гомер итүче Миргаязова Халидә Әхмәтгали кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Тукай районы ГХАТ бүлеге балага исем сайлауда булышты. Яшь әти-әни бер ай буе балага исем таба алмый йөргәч ГХАТ бүлегенә мөрәҗәгать иттеләр. Дөрес исем сайлау бик җаваплы адым икәнен яшьләргә аңлатып төрле мәгънәле исемнәр тәгъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International