Исем кушу- җаваплы адым

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Тукай районы ГХАТ бүлеге балага исем сайлауда булышты. Яшь әти-әни бер ай буе балага исем таба алмый йөргәч ГХАТ бүлегенә мөрәҗәгать иттеләр. Дөрес исем сайлау бик җаваплы адым икәнен яшьләргә аңлатып төрле мәгънәле исемнәр тәгъдим ителде. Парлар фамилиясе һәм әтисе исеме белән матур яңгырашлысын сайладылар. Баланы Акмалов Таир Наил улы итеп теркәдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International