Алар 60 ел бергә гомер итәләр.
Габдулла абый белән Галия апа дүрт кыз һәм бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә алар балалары, оныклары, оныкчыклары хөрмәтен тоеп яшиләр. Габдулла абый 30 ел комбайнчы булып эшләгән. Тимерче булып хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан. Галия апа хат ташучы хезмәтен башкарган.
Алар икесе дә - хезмәт ветераннары. Бик шат, ачык күңелле, кунакчыл кешеләр. Күзләрендә яшьлек очкыннары сүнмәгән. Ярты гасырдан артык мәхәббәтләрен саклап килә алганнар.
Юбилярларны олуг бәйрәмнәре белән район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге котлады, аларга район Башлыгы рәхмәт хаты тапшырылды.
Габдулла абыйга һәм Галия апага кулга кул тотынышып, озын-озак гомер итәргә насыйп булсын иде.