Ирләрдән сораштыру

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе, фәнни-тикшеренү үзәге, фәннәр академиясе белән берлектә, туучылар санын арттыру максатыннан, авыл җирлегендә яшәүче ирләрдән сораштыру үткәрделәр: ни өчен өйләнмәүләре, киләчәккә планнары, авыл җирендә яшәргә калу-калмаулары.

Лаеш районы Нармонка авылында да Эфир телекомпаниясе белән берлектә өйләнмәгән  Куликов К.И. турында сюжет төшерелде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе М.Е. Бурцева анкета тутыруны үткәрде һәм “Город” программасына интервью бирде.

Лаеш районында шулай ук өйләнмәгән ирләр генә түгел, ә 50 елдан артык бергә яшәүче гаиләләр дә күп. Шундый гаиләләрнең берсе Халиловлар гаиләсе, алар үзләренең гаилә тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International