Югары Ослан муниципаль районында юбилярлар хөрмәтенә танатаналы чара булды

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

3 ноябрь  көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Килди авыл җирлегендә  Васиннар  гаиләсе  Семен улы  Геннадий  һәм  Анатолий  кызы Людмиланың  55 ел бергә  матур, тигез гомер итүләрен,  зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

Бу парлар 55 ел бергə кулга кул тотынышып ,гаилə учагын  кадерлəп саклап, бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп яши бирəлəр.Алар  ике ул  үстереп,аларга   югары белем бирəлəр. Хəзерге көндə бу  зур,тату  гаилə  бер- берсенə ярдəм итеп матур гына яшилəр. Бу гаилə юлларында очраган кыенлыкларны,каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп, бер- берсенə тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар.Балаларына, оныкларына,оныкчыкларына  дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.

 55 ел  бергә гомер иткән  Васиннар гаиләсен”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә  Килди авыл җирлеге башлыгы Виктор Бурдин җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга ветераннар советы рəисе Валентина Романова, балалары,туганнары да кушылдылар.

 Кыйммəтле зөбәрҗәт ташы үзенең тылсымылы булуын  искə төшерə.Безнең тормышта иң зур тылсым -əлбəттə мəхəббəт. Нəкъ Васиннар гаилəсенəдə мəхəббəт-балалар,оныклар,шатлык бүлəк иткəн.Ул шундый тылсым бер-береңə карата озак еллар буе бары тик ягымлы һəм жылы хислəр белəн яшəү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International