Тууны теркәү
2015 елның 10 ае эчендә 48040 туу турында акт төзелгән. Барлык туучылар санының 24123е – малай (50,2 %), 23917се – кыз (49,8 %).
Быел октябрь аенда беренче тапкыр 3 гаиләдә берьюлы өч бала тууы теркәлде. Алар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәре гаиләләрендә дөньяга килде.
Бу елда туган игезәк балаларның саны әлегә 443.
Әлеге елда балаларга ата-аналары тарафыннан бирелгән исемнәрдән иң популяр булганнары: ир балалар өчен - Тимур, Кәрим, Әмир, Артём, Кирилл, Матвей, Данил, Максим, Александр, Егор, кыз балалар өчен – Ясминә, Әминә, Арина, Азалия, София, Виктория, Милана, Ралина, Анастасия, Самира.
Никахлашуны теркәү
2015 елның 10 аенда 26193 пар никахларын рәсмиләштергән. Бу 2014 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 2329 парга кимрәк.
Аерылышуны теркәү
Татарстан Республикасында аерылышучылар санының кимүе буенча уңай тенденция күзәтелә. Шулай итеп, 2015 елның 10 аенда 11089 никах өзү акты теркәлгән, бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 11,4 % кимрәк.
Үлүне теркәү
2015 елның 10 аенда 39263 үлү турында акт теркәлгән, бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 0, 1% күбрәк.
Казан шәһәре буенча 2015 елның 10 аенда үлү турында актлар саны 2014 елның шул аралыгы белән чагыштырганда 0,4 % кимегән, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 % арткан. Татарстан Республикасы районнарында үлүне теркәү шул ук дәрәҗәдә калган.
5 нче ел рәттән Татарстан Республикасында уңай динамика күзәтелә: туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда күбрәк.
Шулай итеп, 2015 елның 10 ае эчендә туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда 8777 актка күбрәк (48040 һәм 39263).