Дүшәмбе көнне, Миллениум радиосы иртәнге эфирында, «Электрон ГХАТ» темасына тапшыру булды. Турыдан-туры эфирда барган тапшыруда радитыңлаучылар ГХАТ идарәсенең казанлылар белән аралашу өчен электрон хезмәт күрсәтелүен белделәр. Электрон хезмәт күрсәтү ысулын кулланып документларны уңайлы һәм тиз рәсмиләштереп, аларны алырга үзеңә уңайлы вакытка электрон чиратка язылырга да була. Дәүләт хезмәт күрсәтү порталында никахны рәсми рәвештә теркәү өчен гаризаны электрон рәвештә биреп, ГХАТ бүлегенә язылышу турында таныклык тапшыру тантанасына гына килергә була.
Казанлылар турыдан-туры эфир выкытында үзләрен кызыксындырган сорауларга жаваплар алдылар.
Исегезгә төшереп китәбез, Миллениум радиосында ай саен «Гаилә хәлләре» социаль проекты кысаларында ГХАТ хезмәткәре һәм «Ышаныч» үзәге психологы радиотыңлаучылар сорауларына җавап бирәләр.