Түбән Кама муниципаль районы татарстан республикасы ГХАТ идарәсендә тантана алып баручылары кастингы үтте

2015 елның 31 октябре, шимбә

2015 елның 26  октябрь көнне Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсендә иҗади атмосферада тантана алып баручылары кастингы узды. Комиссияның уйлавы буенча, катнашучы кызлар татар һәм рус телендә бирелгән  текстларны укып,  никах теркәү белгече урынында булып, үзләрен сынап карарга тиеш иделәр. Әлеге бирем белән барысы да бик шәп итеп башкарып чыга алдылар. Ә икенче этап күренекле шагыйрьләрнең шигыйрьләрен уку һәм танылган җырларны башкару белән дәвам итте. Әйтергә кирәк, бу бирем иҗади, үзенә курә үзенчәлекле, сынау кебек булды, катнашучылар аны үтәү өчен үзенең уй-фикере белән кулландылар, шигыйрьләрен яисә җырларын бөтенләй яңа анлтамада күзалладылар.

Нәтиҗәдә элеге ярыш ахырында Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсендә  тагын бер  яңа тантана алып баручысы  барлыкка килде. Алдагы көннәрдә ул  үзләренең  вазыйфаларын утәргә керешәчәк.

Биремнәрне үтәгәндә аның креатив карашларын исәпкә алып, яңа уйлар һәм идеяларын  Никахлашу сараена кертерләр дип шикләнмичә ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International