Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә кечкенә Марияга исем кушу тантанасы булып узды

2015 елның 31 октябре, шимбә

Агымдагы елның 29 нче октябрь көнендә Түбән Кама районы  ГХАТ идарәсендә шәһәребездә 2015 елда өч меңенче сабыйга булып туган исем кушу тантанасы булып узды. Кечкенә кыз тууы Фёдоровлар гаиләсенә шатландыргыч, истәлекле вакыйга булып утте. Аларның нәселен дәвам итүче сабыйның дөньяга килүен әти-әнисе генә тугел, әби-бабалары һәм абыйсы Иван  да зарыгып көтте. Хәзер нәни сабыйның абыйсы да әти-әнисенә терәк булып, булышырга өмет итеп йөри. Илья һәм Надежда үзенең яңа туган сабыена иң еш бирелә торган һәм намуслы Мария исеме кушырга булдылар. Борыңгы яһүд теленнән килгән Мария исеме “хан кызы” дигән мәгънәне йөртә. Исем кушу тантанасы барышында кечкенә Мария Рәсәй Федерациясенең гражданы булып игълан ителде һәм аның әти-әнисенә сабыйның беренче документы - туу турындагы таныклык тапшырылды. ГХАТ идарәсе белгечләре Мария илебезнең лаеклы гражданы булып тәрбияләнүенә өметләнеп калды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International