Әлмәттә «Күркәм гаилә-2015» конкурсы үтте

2015 елның 31 октябре, шимбә

Хәзерге заманда гаилә роле бик зур әһәмияткә ия. Ә инде гаилә учагы җылысы, балаларның әти-әниләренә карата мөнәсәбәтләре, мәхәббәт һәм дуслык төшенчәләре аеруча карашка лаек. Ныклы гаиләләрдә бәхетле балалар үсүе, гореф-гадәтләрнең саклануы,  республиканың, һәм гомумән, илнең иминлеге турында сөйли. Болар барысы да 28 октябрьдә “Иске Әлмәт” мәдәният йортында үткәрелгән “Күркәм гаилә-2015” конкурсына куелган максатларда чагылыш тапты. Шаяхметовлар, Галиевла, Галикиевлар, Мусиннар гаиләләре конкурста иң күркәм гаилә булып танылулары өчен көрәш алып бардылар.

          Жюри  «Мәгариф» журналы директор урынбасары Фщрит Нурмухамматов, «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакторы урынбасары Лилия Загидуллина, Әлмәт районы мәгариф булеге милли сораулар буенча җитәкче урынбасары Сиринә Зиганшина, Ризаэддин Фахретдин мемориал музей директоры Диләрә Гимранова, “Әлмәт таңнары” газетасы редакторы Ландыш Зарипова әгъзаларыннан торды.

          Җиңүчене билгеләргә бик авыр булды, чөнки барлык гаиләләр дә бертигез көрәште, һәм барысы да җиңүче булырга лаек иде. Шулай да конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урын Мусиннар гаиләсенә бирелде, алар финалда Әлмәт данын яклаячак. Мусиннар гаиләсе бик талантлы һәм актив гаилә: әтиләре Ленар-районда танылган баянчы, укытучы, әниләре Айгол-профессиональ биюче, малайлары Тимур-яшь җырчы, Беренче каналда “Голос” проекты катнашучы, кызлары Гүзәл скрипкада уйный. Бу дус, тату һәм талантлы гаилә республика күләмендә үтәчәк конкурс финалистлары. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм финалда уңышлар телибез. Ә район конкурсы катнашучыларына дипломнар, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International