Зур кызыл йөрәк

2015 елның 30 октябре, җомга

      Мамадыш районының язылышу залында Зур кызыл йөрәк бар. Ул  Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланып, сугышка озаткан, сугыштан көткән яшь парларның, аналар, өлкәннәр, балалар мәхәббәтенең  символы булып тора. 

Ел дәвамында безнең ГХАТ булегендә язылышкан   яшь парлар бер-бер артлы йөрәккә мәхәббәт, хәтер һәм рәхмәт символы булган кызыл чәчкәләр урнаштырдылар.  Шул чәчкәләргә киләсе 2016 елны язылышучы парларына үзләренең теләкләрен язып беркеттеләр.

Әйтергә кирәк , йөрәкнең бер ягы инде чәчәкләр бәйләме белән тулган, ә икенче ягын тутырыр өчен аз гына вакыт калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International