2015 нче елның 29 октябрендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендү 4 нче пар игезәкләр, ягъни Тәтеш шәһәрендә яшәүче Марина һәм Александр Гурьяновлар гаиләсендә туган игезәкләрне теркәү үткәрелде. Сабыйлар Казан шәһәрендә туып хәзергесе көндә әниләре белән өйләренә кайттылар һәм аларны Арина һәм Ярослав исемнәре белән атадылар.
Әлеге гаиләне чын күңелебездән сабыйлары тууы белән котлыйбыз, бәхетле һәм сау-сәламәт балалар булып үссеннәр.
Ел башыннан бирле районда 166 бала тууы теркәлде.