Яратудан гына җиргә бәхетле бала туа

2015 елның 30 октябре, җомга

2015 елның 29 октябрь көнендә Әдил исемле кечкенә егетне тантаналы рәвештә бабалар тудыру йортыннан алып чыктык.

Бүген Фәрзекаевлар гаиләсендә зур шатлык. Рөстәм белән Айгөл тәүге тапкыр “Әти” белән “Әни” булдылар.

Гарәп теленнән тәрҗемшә иткәндә Әдил гадел дигәнне аңлата. Яшь гаиләнең бәхете белән уртаклашу өчен аларның әти-әнисе, дуслары, туганнары килде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина да тантаналы мәҗлестә теләп катнашты. Рөстәм белән Айгөлне бәхетле көннәре белән тәбрикләп, Әдил исемле кечкенә егеткә дәүләт тарафыннан бирелә торган тәүге документ – туу турында таныклык тапшырды.

Яратудан гына җиргә бәхетле бала туа! Мондый бәхетле мизгелләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International