Октябрь аенда үзләренең “алтын” һәм “бриллиант” юбилейларын билгеләп үтүче 27 пар һәм аларның кунаклары Казан шәһәре ГХАТ бүлегендә бәйрәм тантанасында катнаштылар. Гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүче юбилярлар исеменә күп котлау сүзләре яңгырады. Аларга Казан шәһәре мэры исеменнән котлау адресы һәм акчалата бүләк тапшырылды. Юбилярлар гаилә бәхете сере белән уртаклаштылар, тормышларында булган кызыклы вакыйгалар турында сөйләделәр.
Анатолий Михаил улы һәм Антонина Николай кызы Ермошиннар мәктәп елларыннан ук дуслашып кавышкан пар. Аларнын гаилә сере - «Беркайчан да үзеңне өстен куймыйча бер булып яшәү!».
Бәйрәм күмәк фотога төшү белән тәмамланды. Юбилярлар тагын 10 елдан киләсе юбилейларында ошрашырга суз куештылар.