Күптән түгел генә тыл ветераны Екатерина Сарсадских 90- яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мондый зур вакыйга белән котларга аны Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Салават Гыймранов һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе Миңнегөл Муллахмәтова килделәр. Кунаклар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район Башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлау хатларын, чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Ә район мәдәният йортында, сугыш һәм тыл ветераннарына “Көзге бал” оештырылган иде. Бәйрәмгә 100 дэн артык кеше килде. Быел шәһәр пенсионерларына авыллардан да килеп кушылдылар. Аларны авыл башлыклары озата китерделәр. Сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова чыгыш ясады һәм котлап иң җылы теләкләрен белдерде.