29 нче октябрь көнне, Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме алдыннан Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә танатаналы рәвештә туу турында таныклыклар, ана (гаилә) капиталына сертификатлар һәм 14 яше тулган РФ гражданнарына паспортлар тапшыру оештырылды.
Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Большакова, сертификатларны дөрес итеп файдалануларын теләп, 5 әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиуллинның котлавын укыды һәм Людмила Одаряевага,ягъни кызының гаиләсендә уллары Матвей туу хөрмәтенә һәм шулай ук кызы Рамина тууы хөрмәтенә Ринас Хуҗинга сувенирлар тапшырды.
“ Автоградбанк” өстәмә офисы җитәкчесе И.В.Гавчева ипотека вариантлары белән таныштырды һәм сувенирлар тапшырды.
Россиянең ФМХИ территориаль пункты җитәкчесе В.Г.Зубова 14 яше тулган укучыларга РФ нең төп документы паспортлар тапшырды һәм аларга паспортны саклап тотарга, зур көчле илнең гражданнары булулары белән горурлануларын теләде.