Аларның гаиләсе нәкъ менә ярты гасыр элек барлыкка килә, 1965 елның 20 октябрендә аларны ир белән хатын дип игълан итәләр. Бу көзге көн аларны тантаналы вакыйга белән сөендерә.
Алар тегү фабрикасы бинасында язылышалар, ул вакытта анда ЗАГС бүлеге урнашкан була.
Яраткан әбиләре һәм бабаларын беренчеләрдән булып аларның оныгы котларга өлгерде. Ул тормыш иптәше – хәрби хезмәткәр һәм биш айлык улы белән Курил утрауларында яши.
Кечкенә кызлары Ирина гаиләсе белән Геленджикта, ә зур кызлары Валентина Чистайда яши.
Роза Емельяновна һәм Петр Ивановичның фотосурәте бу көннән башлап Чистай ЗАГС бүлегенең юбилярларның истәлекле китабын бизи, алар шулай ук анда кул куйдылар. Никифоровларны ЗАГС бүлеге хезмәткәре Оксана Тихонова өйгә килеп алтын туйлары белән котлады һәм сәламәтлек, гаилә, әти-әни бәхете теләде. Ул әлеге гаилә парына «Тату яшәгез» дигән истәлекле юбилей медальләре тапшырды.
50 ел үткәннән соң да алар бик матур пар булып калалар.