Спас районы Болгар шәһәрендәге 1нче мәктәп базасында “Гаилә һәм мәктәп” ата–аналар клубының беренче утырышы булды.
Педагоглар һәм ата–аналар арасында хезмәттәшлекне ныгыту максатында, биредә шактый чаралар оештырыла. Мәсәлән, традицион рәвештә класс һәм мәктәп җыелышлары, ата–аналар комитетлары утырышлары уздырыла. Әмма бу гына аз. Шуңа күрә ТР Мәгариф министрлыгы боерыгы белән мәктәп базасында “Гаилә һәм мәктәп” клубы төзелде дә инде. Клуб ата–аналарның педагогик культурасын үстерү белән шөгыльләнәчәк.