Кайбыч районы мәдәният йортында республикада нәшер ителүче“Гаилә һәм мәктәп” журналының “Күркәм гаилә – 2015” Бөтенроссия күләмендәге проекты кысаларында оештырган, гаиләләргә дан җырлаучы бәйгесе үтте. Анда балалар үстерүдә үзләренә генә хас, буыннан-буынга күчеп килгән тәрбия алымнары булган, эш-шөгыльләре, үзара мөнәсәбелән башкаларга үрнәк күрсәтердәй гаиләләр катнашты.
Гаиләләрнең чыгышларында бер-берсенә, гаиләдәге өлкән буын кешеләренә хөрмәт тә, гореф-гадәтләргә мәдхия дә, үткәннәрне хәтерләп, киләчәкне күркәм итеп күзаллау да чагылыш тапты.
Катнашучылар үз гаиләләре турындагы презентаяләрен, әтиләр һәм әниләр балалар бәләкәй чакта булган истәлекле вакыйгаларны, алар әйткән кызыклы сүзләрне искә төшерү биремен дә җиңел үтәде. Әниләр бишек җырын да ихластан, матур итеп башкарды. Балаларның үз исемнәренең мәгънәсен дә яхшы белүләре ачыкланды..
«Иң тырыш гаилә» номинациясендә Таймасовлар җиңү яулады, «Иҗади гаилә» дип Мусиннар, «Зыялы гаилә» дип Хуҗиннар, ә «Күркәм гаилә» дип Хәмидуллиннар танылды. Башкаладан килгән жюри әгъзалары да Алсу һәм Илмас Хәмидуллиннар гаиләсен бәйгенең район этабы җиңүчесе дип игълан итте. Алар ноябрьдә бәйгенең республика этабында катнашачак.
Бу бәйге гаиләне бер-береңә биргән бүләкләр дә, туплаган байлык та, купшы киемнәр дә түгел, ә менә мәхәббәт һәм хөрмәт, тугрылык һәм эш сөючәнлек, миллилек һәм миһербанлылык кебек сыйфатлар күркәм итүенә тагын бер кат инандырды!