Әлмәт муниципаль районында 2500-нче бала туды

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

2015 елның 22 октябрендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2500-нче бала туу турында акт теркәлде. Ул 17 октябрьдә Нефедовлар Дмитрий Александр улы һәм Наталья Константин кызы гаиләсендә туган борынгы яһүд теленнән “коткару” дигән мәгънәгә ия булган Елисей исемле малай булды.

          Туу турында таныклыкны алырга дип бәхетле әти килде, ГХАТ идарәсе белгече Артемьева О.В. иң изге теләкләр белән баланың беренче

документын - туу турында таныклыкны тапшырды.

 

          Әлмәт муниципаль районында үткән ел белән чагыштырганда быел 2500-нче баланың 1 айга иртәрәк теркәлүе балалар туу артуы турында исбатлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International