24 октябрьдә ГХАТ идарәсендә яңа сабыйга исем кушу тантанасы булып узды

2015 елның 24 октябре, шимбә

        2015 елның 24 октябрь көнендә Тубән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә яңа туган балага исем кушу тантанасы уздырылды. Архиповлар гаиләсе сабыйны тантаналы теркәү һәм туган илебезгә малай бүләк иткән ата-ананы хөрмәтләү өчен җыйналды. Валерий һәм Светлана  уз баланың дөньяга килүен, бик тә шатланып, зарыгып көтеп алдылар. Ата-аналар тарафыннан ир балага  Архип исеме куелды. Бу исем  Грециядән килде һәм грек теленнән “атлар остасы” дип тәрҗемә ителә.  Борынгы Рәсәй заманында Архип исеме бик тә популяр иде, ләкин соңгы вакытта сабыйларга бик еш кына бирелә.

        Исем кушу тантанасы барышында кечкенә Архип Рәсәй Федерациясенең гражданины булып игълан ителде. Бәхетле  Архиповлар гаиләсенә тантана барышында  сабыйның беренче документы – туу  турында таныклык тапшырылды.

      Тантананы алып баручы Архипның әти-әнисенә “Түбән Камада туганнарга” истәлекле  китапчык тапшырып, илебезнең лаеклы гражданы булып тәрбияләүен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International