100 яшьлек юбилей

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

22 октябрь көнне Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе Мәллә-Тамак авылында гомер итүче Карамуллина  Мосалия Карамулла кызын олы юбилее – 100 яшь тулу белән котлады.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Мосалия ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International