Әтнә муниципаль районы Кызыл Утар авылында яшәүче Усманов Шәрипҗан Усман улына 21 октябрь көнне 90 яшь тулды. Усманов Шәрипҗан Бөек Ватан сугышында катнашкан. 3 бала үстергәннәр. Хәзерге көндә тормыш иптәше белән яши, оныклар һәм оныкчыклар тәрбияләүдә катнаша. Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының социаль эшләр буенча җитәкчесенең урынбасары, Кышлау авыл җирлеге вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Усманов Шәрипҗанның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.