Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең күчмә коллегия утырышы

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе
2015 елның 21 октябрендә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең "Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының гражданлык хәле актларын теркәү буенча вәкаләтләренең үтәлеше турында: 9 ай йомгаклары һәм киләчәккә бурычлар" күчмә коллегия утырышы узды.

Коллегия утырышында катнаштылар: Лениногорск муниципаль районы башлыгы, Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре мэры – Хусаинов Р.Г., Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – Сабурская С.Х., Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе башлыгы урынбасары - Хабибуллин А.Р., Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Юстиции министрлыгы идарәсе башлыгы урынбасары - Скирда М.В., Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары – Госсамова Ч.Ф., Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлегенең идарә итүче урынбасары - Полякова Е.П.., республика муниципаль район һәм шәһәр округлары башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге һәм идарә башлыклары.

Төп докладны ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Шавалеева А.Р. ясады. Шулай ук сүз  Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Юстиции министрлыгы идарәсе башлыгы урынбасары - Скирда М.В., Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе башлыгы – Амирова Г.Р. бирелде.

      Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең Рәхмәт хатларын һәм Почетлы грамоталарын тапшыру чарасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International