Кайбыч муниципаль районы Каргалы авылында яшәүче Ольга Гущинага шушы көннәрдә генә 90 яшь тулды

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

Юбилей көнендә рәхмәт сүзләре күп яңгырады аңа. Ә рәхмәт сүзләре белән сугарылган иң олы бүләк– Каргалыга аның исеменә Россия Президенты Владимир Путиннан килгән хат иде. Әлеге кадерле хатны һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләкләрен әбигә башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров өенә барып тапшырды. –Сезнең буын – Бөек Җиңүне якынайткан буын. Сугыш чорында нинди генә авырлыклар күрсәгез дә сынмаган-сыгылмагансыз. «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!” дигән лозунг астында тырыш хезмәт куйгансыз. Моның өчен без – хәзерге буын кешеләре сезнең алда баш иеп, олы рәхмәтебезне җиткерәбез,–диде Алексей Макаров юбилярга бүләкләр тапшырып. Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев һәм ветераннар советы рәисе Екатерина Елисеева да юбилярга иң изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләде.

Әйе, Ольга Гущинага яшьтән үк колхозда бил бөгәргә туры килгән. Башка яшьтәшләре кебек урагын да урган, урманын да кискән, тимер юл төзелешендә дә катнашкан.

Тормыш иптәше Павел Пет­рович белән алар җиде балага гомер биргәннәр, ике улларын югалту ачысын да кичергәннәр. Ә Павел Петрович озак еллар колхозда механизатор, бригадир булып эшләгән. Сугыш елларында тракторчы булган, 75 яшенә кадәр авыл халкыннан сөт җыйган. Хәзер алар икәү генә яшиләр, балалары туган нигезгә эзне суытмый.–Без әниебез, әтиебез белән чиксез горурланабыз. Безне дә үз үрнәкләрендә хезмәт сөючән итеп үстерделәр, тормышта югалып калмас өчен  тырышып эшләргә  кирәклеген кечкенәдән төшендерделәр. Аларның хәзер дә исән-сау булулары безнең өчен зур шатлык. Икенче елга бергә гомер итә башлауларына 70 ел тула. Әти-әниебезнең шулай матур, мәгънәле гомер кичерүләре барыбыз өчен дә үрнәк, – ди Юрий.

Картлыгың тыныч булып, балалар, оныклар кадер-хөрмәтен тоеп яшәү зур шатлыктыр шул ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International