19 октябрьның 2015 елда дөньяга килгән 3000 нче сабый тууы Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә рәсмиләштерелеп узды. 3000 нче номер астында билгеләнеп төзелгән акт язуы 13 октябрь көнендә туган Түбән Каманың яңа яшәучесе Мария Федоровага бирелде. Мария исеме борыңгы иврит телендә “хан кызы” дигән мәгънәне аңлата. Федоровлар гаиләсендә бу кыз икенче, куптән көтелгән сабый булып туды. Беренче булып туган малайлары Иван киләчәктә әти-әнисенә сеңелен карарга булышыр дип котелә.
ГХАТ идарәсенең белгече Гөлназ Андриянова бәхетле әти-әнине шушы шатлыклы вакыйга белән котлап, аларга гаилә бәхете, ә нәни Марияга тыныч балачак теләде.