2015 елның 16 октябрендә “Казан дәүләт мәдәният институты” концертлар залында 2 нче республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Биредә җыелучылар гаилә кыйммәтләрен саклау турында фикер алыштылар.
Түбән Кама ГХАТ идарәсе начальнигы Бэлла Махотина үз чыгышында мәктәп укучыларына гаилә дәресләрен өйрәткәндә Түбән Кама МР ГХАТ Идарәсе белән Мәгариф Идарәсе арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләренә тукталды. Залда утыручыларны 2 төп проект белән таныштырды. Алар “Мәктәптә гаилә дәресләре” һәм “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” дип атала. Шулай ук ГХАТ идарәсе белгечләре тарафыннан әзерләнгән яңа программалар турында да җентекләп сөйләде. Докладны тәмамлап Бэлла Махотина Түбән Каманың үрнәк гаиләсе булган Бәшировлар турында видео язма тәкъдим итте. Ул исә, шәһәрнең 50 еллыгына багышланган “Үрнәк гаилә” бәйгесенең беренче җимеше.
Барлыгы республика педагогик укулары эшендә дистәлэрчә белгеч катнашты. Алар арасында дәүләт эшлеклеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре, укытучылар, мәгариф системасы җитәкчелеге һ.б.