22 октябрь көнне Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә районыбызның 17 яшь гражданына паспорт тапшыру тантанасы үтте. Чараны ЗАГС бүлеге начальнигы Латыйпова З.Т. башлап җибәрде, ГХАТ бүлегенең эше белән таныштырды һәм кыскача статистика хәрефләрен әйтеп китте. Котлау сүзләре яңгыраганнан соң, төп документны яшьләргә Кукмара район Советы аппараты җитәкчесе Гаянова Р.Н. тапшырды. Тормышларындагы бу мөһим вакыйга белән котларга дип, аларның якыннары да чакырылган иде.